news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә районында бензовоз һәм фургон бәрелешкән урында төшерелгән видео чыкты

Авариядә машина йөртүчеләрнең икесе дә зыян күргән, аларны якындагы хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанның Минзәлә районында М7 федераль трассасында бензовоз һәм фургон бәрелешкән урында төшерелгән видео чыкты.

«Татар-информ» агентлыгы юлның әлеге участогында авария булу аркасында машиналар хәрәкәтенең чикләнүе хакында хәбәр иткән иде. Бензовоз шоферы рульдә йоклап киткән һәм каршы як полосага чыккан дип фаразлана.

Авариядә машина йөртүчеләрнең икесе дә зыян күргән, аларны якындагы хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot