Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче ир-ат җиде кешенең 101 миллион сум акчасын урлаган
Ир-ат үз гаебен өлешчә таныган, хәзер ул сак астында.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 май, «Татар-информ», Павел Климчак). ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Казанда яшәүче 39 яшьлек ир-атка карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, ир-ат 2015-2020 елларда төрле компанияләрнең акцияләренә, шулай ук криптовалютага акча салган очракта моның зур табыш китерәчәген вәгъдә итеп, җиде кешенең 101 миллион сумга якын акчасын урлаган.
Ир-ат үз гаебен өлешчә таныган, хәзер ул сак астында. Тиздән җинаять эшен алга таба тикшерү өчен Казанның Вахитов районы судына тапшырачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз