Чаллыда юлда барган килеш трамвайга ут капкан

Янгын мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән.

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Полина Шевчук).«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бүген Чаллыда «Уют»тукталышы янында трамвайда янгын чыккан.

Бу вакытта салонда җиде кеше була.

Утны янгын сүндерүчеләр килгәнче үк сүндергәннәр. Янгын мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән.