news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда бер студент төзелештә 5нче каттан егылып һәлак булган

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән Чаллының 33нче микрорайонында бер эшче төзелештә 5нче каттан егылып һәлак булган.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, мәрхүм - тумышы белән Үзбәкстаннан, ул Чаллыдагы бер югары уку йортында белем алган, кичә «Строймонтаж-М» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә квалификациясез эшче булып уранашкан булган.

Урынга Чаллы прокурорының беренче урынбасары Айдар Галиев килгән. Күзәтү ведомствосы әлеге очрак буенча тикшерү эшен башлаган, аның сәбәпләрен ачыклыйлар. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100