news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы көллияте студентына мәктәптә теракт турында ялган хәбәр өчен җәза биргәннәр

Фейк өчен кызга 15 мең сум штраф салганнар.

 (Казан, 20 май, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына мәгълүм булганча, 11 май кичендә көллиятнең 16 яшьлек студенты Instagram битендә Автошәһәр мәктәпләренең берсендә теракт әзерләнүе хакында хәбәр иткән. Моннан тыш, кыз ата-аналарны балаларын уку йортларына җибәрмәскә өндәгән.

Имеш-мимешләр таратучыны ачыклый алганнар. Чаллы кызы аңлатып узганча, аңа әзерләнә торган һөҗүм турында мәгълүмат социаль челтәрләрдә билгесез заттан килгән. Ул, дөреслекне тикшермичә, барысын да челтәрдә бастыра.

Фейк өчен кызга 15 мең сум штраф салганнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100