news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бензовоз һәм «ГАЗель» бәрелешү сәбәпле, Минзәлә районында М7 юлында хәрәкәт чикләнгән

Машина йөртүчеләргә юлда игътибарлы булырга, вакытлыча куелган билгеләргә һәм юл хәрәкәтен көйләүченең сигналларына игътибар итәргә, аларның таләпләрен үтәргә киңәш ителә.

Бензовоз һәм «ГАЗель» бәрелешү сәбәпле, Минзәлә районында М7 юлында хәрәкәт чикләнгән

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанның Минзәлә районында М7 федераль трассасында бензовоз һәм йөк машинасы бәрелгәннән соң автомобильләр хәрәкәте чикләнгән.

«Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесеннән агентлыкка хәбәр иткән якынча мәгълүматлар буенча, фура йөртүчесе рульдә йоклап киткән һәм каршы як полосага чыгып, «ГАЗель»гә килеп бәрелгән. Авариядә беркем дә зыян күрмәгән.

Хәзер юлның әлеге участогында автомобильләр сул яктан Мәскәү ягына таба хәрәкәт итә, хәрәкәтне автоинспекторлар көйли.

«Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесе машина йөртүчеләрне юлда игътибарлы булырга, вакытлыча куелган билгеләргә һәм юл хәрәкәтен көйләүченең сигналларына игътибар итәргә, аларның таләпләрен үтәргә чакыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot