news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юлда җиңел машина янган, машина йөртүчесе качкан

Машина янып китүнең сәбәпләре ачыклана.

Татарстанда юлда җиңел машина янган, машина йөртүчесе качкан
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Татарстанда авыл юлында җиңел машина янган, йөртүчесе качкан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә, 19 май көнне, 18.23 сәгатьтә, республиканың Питрәч районындагы авыл юлында автомобиль януы турында хәбәр алынган.

Янгын сүндерүчеләр санаулы минутлар эчендә урынга килеп җитә һәм 14нче модельдәге «Лада»ны сүндерә. Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot