news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда машина йөртүче руль артында йоклап киткән

Юл-транспорт һәлакәте Ленино-Кокушкино авылыннан ерак түгел Казан-Шәмәрдән трассасында булган.

Татарстанда машина йөртүче руль артында йоклап киткән
шаһитлар

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Татарстанда машина йөртүче руль артында йоклап киткән. Машина каршы як хәрәкәт юлына чыгып, каршы килүче автомобиль белән капма-каршы бәрелешкән.  Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Агентлыкка мәгълүм булганча, 19 май көнне Ленино-Кокушкино авылыннан ерак түгел Казан-Шәмәрдән трассасында юл-транспорт һәлакәте булган. «Лада Калина» һәм «Киа Рио» автомобильләре капма-каршы бәрелешкән. Авариядә «Лада» машинасын йөртүче зыян күрә, ул хастаханәгә озатыла. Бәрелештә ике машинаның да алгы өлеше нык җимерелгән.

Башлангыч фаразлар буенча, һәлакәт «Лада Калина» җиңел машинасының 49 яшьлек йөртүчесе гаебе белән килеп чыккан. Ул руль артында йоклап киткән һәм каршы як полосага чыгып, «Киа»га барып бәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100