news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевскида ике кыз пенсионерны талаган

Өлкән яшьтәге ялгыз ир-атның фатирыннан студент кызлар мең сум акча һәм телефон урлый.

(Чаллы, 20 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Менделеевскида ике кыз пенсионер бабайны талаган. Җинаять видеокүзәтү камерасына эләккән. Бу хакта «Татар-информ»га җирле полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.

Социаль челтәрләрдә барлыкка килгән видеода кызларның өлкән яшьтәге ир-атның кием кесәләрен тентүләре күренә.

Видеога комментарийда өлкән яшьтәге ир-атның оныгы бабайның үзе генә яшәгәнлеген сөйли. Аның иминлеге өчен туганнары фатирда яшерен камера урнаштырган. Якыннарының сүзләренә караганда, пенсионер кешеләргә ышануы һәм аралашучанлыгы белән аерылып тора. Шунлыктан шикле кешеләрне дә өенә кертә ала, дигән.

Бу юлы йорт ишегалдында аңа ике кыз килеп эндәшә. Алар өлкән кешедән аның фатирындагы бәдрәфтән файдаланырга рөхсәт сораган. Пенсионер таныш булмаган кызларны өйгә кертеп кенә калмыйча, аларга чәй дә тәкъдим итә. Ул өстәл әзерләгәнче, кызлар аның фатирын тикшерәләр.

«Бабайны талаган кызларның шәхесләре ачыкланган. Алар - ТИСБИның җирле филиалында укучы 17 һәм 18 яшьлек студентлар. Кызларның берсе моңа кадәр балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегендә исәптә торган. Алар пенсионерның мең сум акчасын һәм телефонын урлаган. Тоткарлаган вакытта акчаны туздырган булганнар. Телефонны алардан алганнар. Хәзерге вакытта студентлар күрсәтмә бирә», — дип хәбәр иттеләр Менделеевск полициясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100