news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике җиңел автомобиль белән авариядә дүрт кеше имгәнгән

Юл һәлакәте кичә кичке тугызынчыда Даурия һәм Зорге урамнары чатында булган.

Казанда ике җиңел автомобиль белән авариядә дүрт кеше имгәнгән

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Казанда ике җиңел автомобиль (берсе Удмуртиядән килгән) катнашындагы авариядә дүрт кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Әлеге аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте кичә кичке тугызынчыда Даурия һәм Зорге урамнары чатында булган. Биредә KIA һәм Удмуртия Республикасы номерлары куелган Hyundai автомобиле юлны бүлешә алмаган.

Нәтиҗәдә, машиналарның икесе дә юлга аркылы баскан.

«Ким дигәндә дүрт кеше зыян күргән. Барысы да — пассажирлар. Табиблар аларны хастаханәгә алып китте. Корея автомобиленең йөртүчесе дә төрле тән җәрәхәтләре алган. Әмма ул хастаханәгә барудан баш тартты», — дип сөйләде авариянең шаһитлары.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100