news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автобус шоферы полицейскийларга транспорт чарасына атулары хакында әйтте

Гадәттән тыш хәл Глушко урамында булган. Пассажирларның берсе дә зыян күрмәгән. Урында полицейскийлар эшли.

Казанда автобус шоферы полицейскийларга транспорт чарасына атулары хакында әйтте

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген гаммәви мәгълүмат чараларында Казанда кемнеңдер автобуска атуы хакында хәбәр дөнья күрде. ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе агентлыкка тәкъдим иткән фотода автобусның бер тәрәзәсе ватык икәнлеге күренә.

ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, гадәттән тыш хәл Глушко урамында булган. Пассажирларның берсе дә зыян күрмәгән. Урында полицейскийлар эшли.

«Полиция хезмәткәрләре тиешле чаралар үткәргәннән соң автобусны гаражга озатачаклар. Аның ватылган тәрәзәсен алыштыргач, җәмәгать транспорты янә маршрутка чыгачак», - диде Темляков.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә агентлыкка ачыклык кертүләренчә, «Гвардейский» полиция бүлегенә автобус йөртүчедән гариза кергән. Әлеге хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100