news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан кешесен миллион сум алимент бурычы өчен төзәтү эшләренә җибәргәннәр

Ир-ат балигъ булмаган улына алимент түләүдән качып йөргән.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Казанның 46 яшьлек кешесе баласын тәрбияләүдә алимент түләмәгән өчен гаепле дип табылган. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Ир-ат балигъ булмаган улына алимент түләргә тиеш була, әмма ул түләмәүдән төрле юллар белән кача, акча күчерми. Узган елның июнь аенда, шуңа бәйле рәвештә, аны 10 тәүлеккә кулга алганнар, тик шуннан соң да ир акча түләүдән качуын дәвам итә.

Нәтиҗәдә, бурыч 1,3 млн сумнан артып киткән. Иргә «Алимент түләмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен тулысынча таный. Суд бурычлы иргә хезмәт хакының 5 процентын тотып калу юлы белән ярты елга төзәтү эшләренә җибәрү карарын чыгарган.

news_right_1
news_right_2
news_bot