news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган һәм биш кеше зыян күргән

Бүген Чаллы — Әгерҗе юлында «Мазда» юл кырыена төшеп китеп әйләнгән.

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган һәм биш кеше зыян күргән
шаһитлар

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган һәм биш кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренә караганда, бүген авария Чаллы — Әгерҗе автомобиль юлында булган. Ханты-Мансийск автономияле округы номерлары булган «Мазда» җиңел автомобиле зур тизлек белән юлдан кюветка төшеп китеп әйләнгән. Машинада 14 яшьтән 21 яшькә кадәрге алты яшь кеше булган.

«Һәлакәттә чит ил машинасының бер пассажиры һәлак булды. Калган биш кеше җитди җәрәхәтләр алган. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китерделәр», - диде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100