Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда исерек хатын-кыз идарә иткән машина агачка килеп бәрелгән
Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәм пассажир зыян күргән.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда исерек хатын-кыз идарә иткән «Опель Монтерей» автомобиле агачка барып бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»га Чаллыда үз хәбәрчесе хәбәр итте.
Бүген төнлә республиканың Тукай районындагы Яңа (Новый) бистәсендә Үзәк урамдагы 10нчы йорт янында «Опель Монтерей» автомобиле агачка барып бәрелгән. Юл-патруль хезмәте инспекторлары мәгълүматларына караганда, исерек килеш руль артына утырган шушында яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз машина белән идарә иткән.

Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче үзе зыян күргән — аның башы җәрәхәтләнгән. Шулай ук 42 яшьлек пассажир хатын-кыз җәрәхәт алган, аны хастаханәгә озатканнар.
«Һәлакәт факты буенча административ тикшерү үткәрелә, нәтиҗәдә гаепле затка карата тиешле административ чаралар күреләчәк», — дип хәбәр итте агентлыкка Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз