news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә почта хезмәткәре 217 мең сум пенсия акчасын үзләштергән өчен хөкем ителәчәк

Тикшерү вакытында 34 яшьлек хатын-кыз беркая да китмәү турында гариза язган.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә почта хезмәткәре 217 мең сум пенсия акчасын үзләштергән өчен суд каршына басачак. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Тикшерү ачыклаганча, узган ел җәй «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсенең Әлмәт районара почтамтының 34 яшьлек хезмәткәре пенсия өчен бирелгән 217 мең сум акчаны үзләштерүдә шикләнелә.

Хатын-кыз үз гаебен таныган. Тикшерү вакытында ул беркая да китмәү турында подписка бирде.

Бу эш судка җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot