news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә 82 яшьлек әбинең акчасын һәм бер кап сөтен талап алган ир-атны тоткарлаганнар

Полиция җинаятьче ир-атны шул ук көнне тоткарлый.

(Әлмәт, 20 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәтле Шевченко урамындагы бер торак йорт подъездында 82 яшьлек әбигә бер ир-ат һөҗүм иткән. Әбинең акчасын һәм бер кап сөтеп талап алган. Шул ук көнне полиция хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

15 апрельдә ир көндезге дүртләр тирәсендә өлкән яшьтәге ханымга һөҗүм итә һәм көч кулланып, фатир ачкычларын, 1000 сум акчасын һәм 1 пакет сөтен тартып ала. 

45 яшьлек ир берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Чираттагы җинаяте өчен аңа 7 елга кадәр иректән мәхрүм ителү һәм штраф яный.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot