420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Лениногорскида ике автомобиль бәрелешеннән соң ике машинаның йөртүчесе дә хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.
Кичә, 19 апрель көнне, кич белән Лениногорскиның Чайковский урамында ике җиңел автомобиль юл бүлешә алмаган.
«Лада Калина» һәм «Лада Гранта» капма-каршы бәрелешкән. Ике машинаның йөртүчесе дә, шаһитлар сүзләренчә, җитди җәрәхәтләр алган һәм алар хастаханәгә озатылган.
Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре ачыклана.