Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә ир-ат 12 яшьлек кызга һөҗүм иткән һәм сексуаль характердагы гамәлләр кылган
Зәй педофилы элек Чаллыда яшәгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚
(Чаллы, 20 апрель, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәмәдинова). Зәйдә ир-ат 12 яшьлек кызга һөҗүм иткән һәм сексуаль характердагы гамәлләр кылган. Зәй педофилы элек Чаллыда яшәгән, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Балигъ булмаган укучыны көчләүдә шикләнелеп тоткарланган 31 яшьлек ир-ат күптән түгел Чаллыдан Зәйгә күчкән булган.
Җинаять 12 апрельдә кич кылынган. 12 яшьлек кыз бала өенә кайтып барганда, начар ниятле зат һөҗүм иткән. Ул аны үз өенә алып кергән һәм сексуаль характердагы гамәлләр кылган.
Икенче көнне җинаять кылуда шикләнелеп элеккеге чаллылы тоткарланган. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Хәзер кулга алынган һәм 13 июньгә кадәр тикшерү изоляторына урнаштырылган.
Элек бу ир-ат алты тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган, нигездә, урлау, талау һәм кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергәнгә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз