Хәйдәр Хәлиуллин өй арестыннан азат ителгән

Кече һәм урта бизнес ассоциациясе президенты бюджет акчасын урлауда шикләнелеп кулга алынган.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). Хәйдар Хәлиуллин өй арестыннан азат ителгән, дип хәбәр итте “Татар-информ”га Татарстан Югары суды вәкиле.

Алдан “Татар-информ” агентлыгы Кече һәм урта бизнес ассоциациясе президенты бюджет акчасын урлауда шикләнелеп апрель башында кулга алынган дип хәбәр иткән иде.

2014-2015 елларда Хәлиуллин иптәше белән документларны үзгәртеп, “Лизинг-грант” популяр программасы буенча законсыз рәвештә һәрберсе берәр миллион сум күләмендә субсидия алган. Алынган субсидия бизнесны үстерүгә һәм эш урыннары булдыруга юнәлдерелмәгән, ә фирма реквизитларын кулланып урланган.

Башта Хәлиуллинны сак астына алдылар, әмма 25 апрельдә Татарстан Югары суды аны өй арестына күчерде.

Кичә судья өй арестында калдыру срогын озайтты. Әмма Хәлиуллинның хокукын яклаучылар җәзаны озайтуга карата апелляцион шикаять биргәннәр һәм бүген ул суд тарафыннан канәгатьләндерелгән.