news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Тукай районында өеннән чыгып югалган 14 яшьлек үсмерне эзлиләр

Үсмернең буе – 160 сантиметр, ябык гәүдәле, коңгырт чәчле, коңгырт-кара күзле.

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда инде икенче көн 14 яшьлек Раиф Собировны эзлиләр. 18 мартта Тукай районының Кызыл Байрак авылында ул өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Бу хакта Татарстанның «ЛизаАлерт» эзтабарлар отряды хәбәр итә.

Үсмернең буе – 160 сантиметр, ябык гәүдәле, коңгырт чәчле, коңгырт-кара күзле. Ике яклы куртка (ул кызыл яки кара төстә булырга мөмкин), кара чалбар һәм караңгы зәңгәр ботинка кигән. Үзе белән кара төстәге биштәр алган.

Үсмернең кайда икәнлеге турында ниндидер мәгълүматыгыз булса, 8 800 700-54-52 яки 112 телефоны буенча шалтыратыгыз. 

news_right_1
news_right_2
news_bot