news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Казанда шәхси йортта чыккан янгында бер кешенең гомере өзелгән

Хәзер аның шәхесен һәм янгынның сәбәбен ачыклыйлар.

Төнлә Казанда шәхси йортта чыккан янгында бер кешенең гомере өзелгән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Узган төндә Казанның Авиатөзелеш районы Ермолова урамында шәхси йортта янгын чыккан. Бу хакта 101 янгын сагы номерына төнге 3.43 сәгатьтә хәбәр иткәннәр.

Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәндә ялкын телләре бөтен йортны ялмап алган була. Янгынның мәйданы 120 квадрат метр тәшкил иткән.

Берникадәр вакыттан соң янгынны тулысынча сүндергәннәр. Ут белән көрәшүчеләр өйдә бер кешенең мәетен табып алган. Хәзер аның шәхесен һәм янгынның сәбәбен ачыклыйлар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100