Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Равил Гайнетдин галим Мөхәммәд Али ибн Җәмил әс-Сабуни вафатына бәйле кайгы уртаклаша
«Шәех Мөхәммәд Али әс-Сабуни ислам фәненә бөтен җаны-тәне белән бирелгән тормыш алып барды, кешенең Аллаһы Тәгалә дине буенча белемен саклап калу һәм арттыру өчен эшләде», — диде мөфти.
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин галим, шәех Мөхәммәд Али ибн Җәмил әс-Сабуни вафатына бәйле кайгы уртаклаша.
«Россия мөселманнарының Диния нәзарәте, Диния нәзарәтенең күпсанлы дин әһелләре һәм голәмәләре исеменнән һәм шәхсән үземнән шәех Мөхәммәд Али ибн Җәмил әс-Сабуни вафатына бәйле кайгыгызны уртаклашам», — ди Равил Гайнетдин. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Диния нәзарәте рәисе сүзләренчә, шәех Мөхәммәд Али әс-Сабуни ислам фәненә бөтен җаны-тәне белән бирелгән тормыш алып барды, кешенең Аллаһы Тәгалә дине буенча белемен саклап калу һәм арттыру өчен эшләде.
«Йөрәге һәм акылы бәһасез хәзинә булган абыебыз белән аерылышу, һичшиксез, безне кайгыга сала. Шул ук вакытта, бөек дин әһеле белән хушлашканда, без аның хакыйкатькә ирешүгә багышланган һәм аны замандашларына җиткерүгә бирелгән гомеренә сокланабыз һәм аның белән горурланабыз», — ди Равил Гайнетдин.
Ул шәех әс-Сабуниның бөтен туганнары һәм якыннары, шәкертләре һәм фикердәшләре белән кайгы-хәсрәтне уртаклашып, без мәңгелектә аның өчен яхшы язмыш теләп ихлас күңелдән дога кылабыз, ди.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз