news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда юлда ташлап калдырылган «Мерседес» аркасында трамвайлар тукталган

Автомобиль хуҗасы машинасын трамвай рельсларына якын итеп куйган.

Казанда юлда ташлап калдырылган «Мерседес» аркасында трамвайлар тукталган
Полина Шевчук

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә рельсларга якын куеп ташлап калдырылган «Мерседес» машинасы аркасында трамвайлар хәрәкәте тукталып калган.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итүенчә, бу хәл бүген көндез үзәк тимер юл вокзалы янында булган. Автомобиль хуҗасы машинасын трамвай рельсларына якын итеп куйган һәм үз эшләре белән китеп барган. Шаһитлар агентлыкка фото һәм видео җибәргән.

«Мин 20-30 минут парковкада бу хәлне күзәтеп утырдым. «Мерседес» хуҗасы килмәде, ә трамвайлар хәрәкәт итә алмый», — диде агентлыкка һәлакәт шаһиты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100