news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда иномарка йөртүче егет өлкән яшьтәге ир-атны кыйнаган

Яшь ир-ат пенсионерның курткасыннан һәм кулларыннан йолкыган, аяклары белән типкәләгән.

Казанда иномарка йөртүче егет өлкән яшьтәге ир-атны кыйнаган
соцсети

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Казанда «КИА» автомобилен идарә итүче егет өлкән яшьтәге ир-атны кыйнаган. Бу хәлне видеога төшергәннәр. Видеоязма социаль челтәрләрдә чыкты.

Беренчел мәгълүматлар буенча, вакыйга бүген көндез Сул Болак урамында булган. Видеода яшь ир-ат пенсионерның курткасыннан һәм кулларыннан тотуы, аңа аяклары белән тибүе күренә.

Шаһитлар фикеренчә, пенсионер автомобиль куйганга кисәтү ясаганга, яшь ир-атның ачуы чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot