“Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын эше буенча шикләнелгән элеккеге пристав өй арестына алынды

Бу хактагы карарны Казан Совет районы суды чыгарган

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Ревина Юлия). Казан Совет районы суды Россия Суд приставы федераль хезмәтенең төбәк идарәсе районара бүлегенең элеккеге суд приставы - башкаручысы 25 яшьлек Минзилә Сафинаны өй арестына алды, дип белдерде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе вәкиле Эльвира Газизова.


Район суды карары буенча Сафина 2015 елның 11 маена кадәр өй арестында булачак.


Искәртеп узабыз, элек суд приставы эзләүгә игълан ителгән иде. “Сафина кичә тоткарланды. Ул үзе килде”, - дип билгеләп үтте Эльвира Газизова.


Минзилә Сафина РФ Җинаять кодексының 219 нчы маддәсе 3 нче өлешендә ("Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кеше үлеменә китергән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү") күздә тотылган җинаять эшендә гаепләнә.


Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2013 елда прокуратураның “Заря” ААҖ ен, “Адмирал” сәүдә үзәген файдаланганда янгын куркынычсызлыгы турындагы закон үтәлеше буенча тикшергәндә, күп санлы кагыйдә бозулар ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча судка аларны бетерү турындагы дәгва гаризасы җибәрелгән, нәтиҗәдә ул канәгатьләндерелгән. 2013 елның 12 ноябрендә “Заря” ҖЧҖ кә карата дәгъва гаризасы канәгатьләндерелү сәбәпле, Сафина тарафыннан производство туктатылган.


2014 елда үткәрелгән тикшерүләр барышында кагыйдә бозуларның яртыдан күбесе бетерелмәгән булуы ачыкланган.


Нәтиҗәдә, прокуратура “Заря” ҖЧҖ кә карата бу җитешсезлекләрне бетерергә кирәклеген белдергән.