news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын эше буенча эзләүгә игълан ителгән элеккеге суд приставы тоткарланган

Якын арада тикшерүче судка аны өй арестына алу чарасын сайлау буенча ходатайство белән мөрәҗәгать итәчәк

  (Казан, 20 март, «Татар-информ»). Тикшерү Россия Суд приставы федераль хезмәтенең төбәк идарәсе районара бүлегенең элеккеге суд приставы - башкаручысы 25 яшьлек Минзилә Сафинаны тоткарлады. Ул “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын эше буенча шикләнелә. Бу хакта Россия тикшерү комитетының рәсми вәкиле Владимир Маркин хәбәр итә.
Ул шулай ук якын арада тикшерүче судка аны өй арестына алу чарасын сайлау буенча ходатайство белән  мөрәҗәгать итәчәк, дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot