news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә беренче тапкыр кош гриппы кешегә иярү очрагы теркәлгән

Кош гриппы әлегә кешедән башка кешеләргә йокмый.

Россиядә беренче тапкыр кош гриппы кешегә иярү очрагы теркәлгән
Рамил Гали

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Россиянең көньягында кошчылык фабрикасында эшләүче җиде кешедә кош гриппы H5N8 авыруы очрагы теркәлгән. Роспотребнадзор башлыгы Анна Поповага сылтама белән ТАСС агентлыгы шул хакта хәбәр итте.

Попова сүзләренчә, «Россиянең көньягында кош гриппы белән авыручылар үзләрен яхшы хис итә».

Белгеч әлеге вакытта кош гриппы кешедән-кешегә күчмәвен искәртә.

Әлеге вакыйга турында Россия Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына хәбәр иткән, дип өстәгән Попова.

news_right_1
news_right_2
news_bot