news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның атказанган артисты Римма Дашкина вафат булган

Римма Дашкина җырчылар Радик Гәрәев, Нәзифә Кадыйрова, Идрис Газиев һ.б. белән бергә эшләгән.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Башкортстанның атказанган артисты, Башкорт дәүләт филармониясе хезмәткәре Римма Госман кызы Дашкина Уфада 76 яшендә вафат булган.

Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Башкортстан Мәдәният министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Уфа сәнгать училищесының театр бүлеген тәмамлаганнан соң, ул Башкорт дәүләт филармониясендә эшли – Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык бию ансамбленең әйдәп баручы биючесе була, биюче карьерасын төгәлләгәннән соң нәфис сүз жанрына күчә.

Римма Дашкина эстрадада Радик Гәрәев, Нәзифә Кадыйрова, Идрис Газиев һ.б. танылган җырчылар белән бергә эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100