news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстаннан депутат машина йөртүченең борынын сындырган

Әлеге факт буенча сәламәтлеккә җиңел зыян китерү турында җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстан депутат йорт тирәсен чистартканда карны юлга ташлаган. Ул шул юлдан чыга алмаган машина йөртүченең борынын сындырган. Бу турыда РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Агымдагы елның гыйнвар уртасында Икское Устье авылында 54 яшьлек авыл җирлеге советы депутаты трактор ярдәмендә йорт территориясеннән кар чистарткан һәм аны юлга аударткан.

52 яшьлек машина йөртүче карны урап уза алмаган, ир-атлар талашкан, һәм кайсыдыр мизгелдә депутат йөртүчене эләктереп алган, башы белән аның йөзенә, ә аннары тагын берничә тапкыр йодрык белән суккан.

Ир-атның борын сөякләре сынуын ачыклаганнар. Әлеге факт буенча сәламәтлеккә җиңел зыян китерү турында җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр булган хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100