news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кызы Балида ял иткәндә суда батып үлгән

Фаҗига Тибубио авылы янында Пасут комлыгында булган.

Казан кызы Балида ял иткәндә суда батып үлгән
jawapos.com

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). 22 яшьлек казанлы Авелина Назарова Балида ял иткәндә суда батып үлгән. Бу мәгълүматны jawapos басмасы раслый.

Аларның мәгълүматлары буенча, фаҗига Пасут комлыгында булган. Казан кызы өч дус кызы һәм бер егет белән диңгездә су коенган. Көчле дулкын берничә туристны алып киткән.

Дуслар бер-берсенә ярдәм итәргә тырышкан, әмма Авелинаны коткара алмаганнар.

Фаҗига тотрыксыз һава шартлары һәм су асты агымы аркасында булган дип фаразлана, диелгән басмада.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100