news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районында, шәхси йортта янгын чыгып, 62 яшьлек ир-атның гомере өзелгән

Янгын бүген көндез Иске Кәкерле авылында чыккан.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Чүпрәле районында, шәхси йортта янгын чыгып, 62 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Иске Кәкерле авылында шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Ирекле янгын сүндерүчеләр урынга килеп җиткәндә, ялкын телләре йортны тулысынча ялмап алган.

Янгынны бер минут эчендә тулысынча сүндергәннәр. Ут белән көрәшүчеләр, кисәүләрне аралаган вакытта, 62 яшьлек ир-атның мәетен табып алган.

Янгынның мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән. Хәзер белгечләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100