news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмара районы юлында кирпеч төялгән «КАМАЗ» машинасы янган

Янгын вакытында сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган.

(Казань, 20 февраль, «Татар-информ»). Кукмара районында юлда хәрәкәт иткән вакытта йөк төялгән «КАМАЗ» машинасына ут капкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Гадәттән тыш хәл 18 февраль иртәсендә Кукмара – Балтач трассасында булган. Автомобиль трассасында хәрәкәт иткән вакытта 18 тонна кирпеч төялгән «КАМАЗ» машинасына ут капкан. Транспортның кабинасы янган. Зыян килгән мәйдан 4 квадрат метр тәшкил иткән. Бәхеткә, сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot