news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автомобиль йөртүчесе 6 айлык сабый яткан бала арбасын бәрдергән

Иномарка рулендәге ир-ат бала арбасы белән җәяүле юлы аша чыккан ир-атка юл бирмәгән.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Казанда машина йөртүче 6 айлык сабый булган бала арбасын бәргән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Юл һәлакәте бер көн элек Татарстан урамында 40нчы йорт янында булган. 30 яшьлек “Тойота Хайлюкс” машинасын йөртүче ир-ат җәяүле юлында 6 айлык сабый яткан бала арбасын бәргән. Аны 26 яшьлек ир-ат этеп бара торган булган.

Ябык эч җәрәхәте алган сабыйны хастаханәгә салганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot