news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт үсмерләренең кайберләре караклыкта, сукбайлыкта, исерткеч эчемлекләрне куллануын дәвам итә

12,2 мең сумлык штраф салынган

 (Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Әлмәттәге балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышы булып, бу юлы комиссия әгъзалары тикшерүенә 97 беркетмә куелган иде. Ләкин утырышка 24 кеше генә килгән булып чыкты.

Беркетмәләргә караганда, үсмерләр һаман да караклык белән шөгыльләнүләрен, исерткеч эчемлекләр куллануларын, сукбайлыкта йөрүләрен дәвам итә. Бу көнне 12,2 мең сумлык штраф салынды. Штраф түләмәүчеләрнең эше буенча суд приставларына материал әзерләнәчәге дә искәртелде, дип борчылып яза “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot