Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга районындагы юл-транспорт һәлакәтендә берьюлы 4 кеше һәлак булу сәбәпле, республика ЮХИДИ идарәсе мөрәҗәгать белән чыкты
Үлүчеләрнең икесе – балалар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Кичә 19 сәгать 10 минутта Мәскәү-Уфа юлының 984нче чакрымында 1953 елгы “Хонда Джаз” автомобиле йөртүчесе, һава торышының һәм метеорологик шартларның үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча, тизлеген арттырган һәм каршы як юлга чыгып, каршыга килгән МАЗ йөк машинасы белән бәрелешкән, дип, шул хактагы вакыйга турында шәрехләмә бирә ТР ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүчедән тыш, “Хонда” машинасының өч пассажиры да үлгән. Алар – 2001, 2004 елгы ике кыз һәм аларның 1981 елгы әниләре. Шунысын да искәртеп үтү кирәк: 10 яшьлек кыз махсус утыргычка утыртылмаган булганлыгы ачыкланган.
Ел башыннан алып, Татарстандагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 5 бала үлгән.
ТР буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе чираттагы мәртәбә искәртә: куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чараларында, 12 яшькә кадәр булган балаларны, авырлыгы һәм буй озынлыгын исәпкә алып, махсус креслоларда йөртү мәҗбүри. Әгәр таләп үтәлмәсә, 3 мең күләмендә административ штраф каралган.Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү, юлларда үтә игътибарлы һәм сак булу кирәк: гомер һәркем өчен бер генә бирелә, дип мөрәҗәгать итә республиканың ЮХИДИ идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз