news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сулыкларында бер елда 92 кеше батып үлгән

Узган ел җәй эссе булу сәбәпле, республика сулыкларында батып үлүчеләр артты.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Узган елда Татарстан сулыкларында 92 кеше батып үлгән. Соңгы җиде елда Татарстанда суда үлүчеләр саны 35 процентка кимегән. Әмма узган 2020 ел алдагы 2019 ел белән чагыштырганда, республикада суда батып үлүчеләр 80 кешедән 92 кешегә кадәр арткан.

Бүген Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә узган елга нәтиҗәләр ясады һәм шундый саннар китерде.

«Республика сулыкларында батып үлүчеләр артуга узган ел җәйнең эссе булуы сәбәп булырга мөмкин. Мин безнең хезмәткәрләр башкарган эшне киметергә теләмим, әмма эшнең нәтиҗәлелеге буенча сораулар кала әле», — диде ул.

Ведомство башлыгы сүзләренчә, республикада ел саен кешеләргә ял итү өчен куркыныч булмаган яңа комлыклар ачыла. Хәзер Татарстанда шундый 37 комлык бар, шуларның өчесе узган ел ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100