news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада автобус җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдергән, ул үлгән

Түбән Кама ЮХИДИе һава торышы һәм күз күреме начар булганда юлларда сак булырга кирәклеген искәртә.

Түбән Камада автобус җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны  бәрдергән, ул үлгән

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Түбән Камада автобус җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдергән, ул үлгән.

Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегендә хәбәр итүләренчә, кичә кич Вокзал урамында вахта автобусы җәяүлеләр кичүеннән чыгып килүче 68 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Алынган җәрәхәтләрдән хатын-кыз шунда ук үлгән.

Юл-транспорт һәлакәте вакытында автобус салонында пассажирлар булмаган.

Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә һава торышы начар булганда юлларда саграк булырга кирәклеген искә төшерә.

Юлдан чыгар алдыннан җәяүле аны барлык машиналар да уздыруларына инанырга тиеш. Ә машина йөртүчегә, җәяүлеләр кичүенә килеп җиткәндә һәрвакыт әзер булырга кирәк, чөнки теләсә кайсы вакытта юлга кеше чыгарга мөмкин, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot