420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Минзәлә янындагы трассада күпләп юл-транспорт һәлакәте булган, зыян күрүчеләр дә бар.
Авария шаһитлары хәбәр итүенчә, бүген иртән М7 трассасында Минзәлә янында күпләп юл-транспорт һәлакәте булган. Анда ике фура һәм дүрт җиңел машина бәрелешкән.
Шаһитлар сүзенә караганда, һәлакәттә бер кеше зыян күргән.
«Волго-Вятскуправтодор» оешмасы матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, юлның бу участогында юл-транспорт һәлакәте аркасында хәрәкәтне туктатканнар. Һәлакәт урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.
Хәзерге вакытта Уфа ягына хәрәкәт торгызылган, ә Мәскәү ягына реверсив хәрәкәт оештырылган. Зыян күргән автомобильләрне машиналар йөрү өлешеннән алып киткәннән соң, хәрәкәт тулы күләмдә торгызылачак.