news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Татарстанның 18 районында янгыннар саны артты

Иң күп янгыннар Спас, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм Чүпрәле районнарында булды.

2020 елда Татарстанның 18 районында янгыннар саны артты
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). 2020 елда Татарстанның 18 районында янгыннар саны арткан. Бу хакта Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин сөйләде.

2020 елда республикада барлыгы 5,9 мең янгын булган. Азнакай, Актаныш, Әлки, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кукмара, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән һәм Ютазы районнарында янгыннар саны арткан.

«Бигрәк тә Спас районында (68 процент), Кайбыч (53 процент), Яңа Чишмә (40 процент), Чүпрәле (33процент) районнарында янгыннар саны арткан», — диде ведомство башлыгы

Моннан тыш, республикада янгында үлүчеләр саны артты. 2019 елда 149 кеше янгын корбаны булса, 2020 елда — 163.

«Яшел Үзән, Әлмәт, Чистай, Биектау, Балык Бистәсе районнарында һәм Чаллыда 51 кеше үлгән, бу янгында үлүчеләрнең гомуми санының өчтән берен тәшкил итә», — дип аңлатты Рафис Хәбибуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100