news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда трассадан кюветка төшеп киткән җиңел машина шоферы урында һәлак булган

Бүген көндез республиканың Теләче районында үлем белән тәмамланган юл һәлакәте булган.

Татарстанда трассадан кюветка төшеп киткән җиңел машина шоферы урында һәлак булган
очевидцы

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда җиңел машина трассадан кюветка төшеп киткән, шофер урында ук һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт урыныннан шаһитлар сөйләде.

Шаһитлар сүзләренә караганда, бүген Теләче районында Олы Нырсы авылыннан ерак түгел юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә «Лада Гранта» җиңел машинасы юлдан кюветка төшеп, әйләнеп капланган. Машина йөртүчесе һәлакәт урынында вафат булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot