news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сөтчелек фермасы башлыгын хөкем итәчәкләр

Ферма башлыгына хезмәтне саклау таләпләрен бозуда гаеп белдерелгән, саксызлык аркасында кеше үлеме килеп чыккан.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ, Полина Шевчук ). Татарстанда эшчене ат таптаган сөтчелек фермасы башлыгына суд булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2018 елның декабрендә Татарстанның 43 яшьлек кешесе республиканың Апас районындагы «Свияга» АХП «ҖЧҖенең» «Бакырчы» бүлекчәсенең «Тәүгилде» сөтчелек фермасына мөдир итеп билгеләнә. Ярты елдан соң фермага эшче итеп 52 яшьлек җирле кешене алалар. Күпмедер вакыт узгач, ир-атны, гәрчә эшченең кирәкле күнекмәләре булмаса да һәм бу һөнәргә өйрәтелмәсә дә, терлекче сыйфатында эшкә җәлеп итә башлыйлар.

Ноябрь башында ир-атны терлекләргә азык алып килергә җибәрәләр, әмма ул өстәмә инструктаж узмаган һәм куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтелмәгән булган.

Азык ташыган вакытта эшче ат янәшәсеннән бара, ә кагыйдә буенча ул арбада утырырга һәм аннан идарә итәргә тиеш була. Күпмедер вакыттан соң бия сикергәләп китә, ир егыла, ә хайван аның өстенә баса, шуннан соң эшче өстеннән арба чыга.

Ферма хезмәткәрләре зыян күрүчене өенә алып китә, ул анда икенче көнне вафат була.

Ферма башлыгына хезмәтне саклау таләпләрен бозуда гаеп белдерелгән. Саксызлык кеше үлеменә китергән. Эш судка җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100