news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Нефтехимик» капитаны Степан Захарчук автомобиле авариягә очраган

Хоккей клубы уенчысы катнашындагы юл-транспорт һәлакәте ихтималы турындагы мәсьәләне өйрәнүе турында гариза белән чыккан инде.

Түбән Камада «Нефтехимик» капитаны Степан Захарчук автомобиле авариягә очраган
соцсети

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). «Нефтехимик» хоккей клубы капитаны, Казан «Ак Барс»ының элеккеге уенчысы Степан Захарчукның Toyota Land Cruser 200 автомобиле кичә кич Түбән Камада авариягә юлыккан.

Юл-транспорт һәлакәте видеосы телеграм-каналда чыккан. Машина йөртүченең авария урыныннан качып китүе хәбәр ителә.

Видеокадрларда маневрны гамәлгә ашыру өчен борылышта торган ак машинаның кинәт сулга, юл читенә чыгып, аннары янә юлга кереп, берничә автомобиль белән бәрелешүе күренә. Шуннан соң Toyota янә юл читенә чыга һәм реклама тактасына бәрелә.

«Нефтехимик» хоккей клубы матбугат хезмәте клубның команда уенчысы катнашында юл-транспорт һәлакәте ихтималы турындагы мәсьәләне өйрәнүе турында рәсми гариза белән чыгыш ясады инде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәгълүматлары буенча, 33 яшьлек хоккейчының спорт режимын үтәү белән бәйле проблемалары элек тә булган. Шуның аркасында 2009 елдан бирле «Ак Барс» командасында уйнаган Степан Захарчукка 2017 елда командадан китәргә туры килгән.

Шуннан соң уенчы күпмедер вакыт эшкә урнаша алмый, ә соңгы өч елда дүрт клубта — «Торпедо», ЦСК ВВС, «Адмирал» һәм «Нефтехимик»та уйнарга өлгергән инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100