news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Макулатурага ут кабу сәбәпле, Түбән Камада көллияттән 270 укучыны эвакуацияләгәннәр

Янгын уку йортының өченче катындагы чоланда булган.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада көллият бинасынада иске-москы кәгазьләргә ут капкан. Шуннан соң 270 укучыны эвакуацияләгәннәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген көн уртасында шәһәрнең Яшьлек урамында агросәнәгать көллиятендә янгын сигнализациясе эшли башлаган. Янгын урынына 63нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре барган.

Бинаның икенче катында чоланда кәгазь макулатура януы ачыкланган. Янгынны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгәнче сүндергәннәр.

Уку йортыннан 270 укучы һәм 30 хезмәткәр эвакуацияләнгән. Беркем дә зыян күрмәгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100