news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында, рюкзакка ут кабу сәбәпле, мәктәптән 740 баланы эвакуацияләгәннәр

Башлангыч мәгълүматларга караганда, рюкзактагы портатив зарядка җайланмасы үзеннән-үзе яна башлаган.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында, рюкзакка ут кабу сәбәпле, мәктәптән 740 баланы эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Столбище авылы мәктәбендә янгын сигнализациясе эшли башлавы хакында хәбәр килгән. Урынга 119нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре барган.

Мәктәп гардеробында бер укучының рюкзагына ут кабуы ачыкланган. Янгынны белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре үз көче белән сүндергән.

Мәктәп администрациясе бинадан 740 бала һәм 40 хезмәткәрне эвакуацияләгән. Зыян күрүчеләр юк.

Хәзер белгечләр рюкзакка ни сәбәпле ут кабуын ачыклый. Башлангыч версия буенча, моңа портатив аккумуляторның үзеннән-үзе кабынып китүе сәбәпче булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100