news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда Казанда чыккан янгыннарда 112 кеше зыян күргән, 34е һәлак булган

Узган елда ут белән көрәшүчеләр күбесенчә көнкүреш калдыклары һәм корыган үләнне сүндерергә барган.

2019 елда Казанда чыккан янгыннарда 112 кеше зыян күргән, 34е һәлак булган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Александра Давыдова). 2019 елда Казанда 788 янгын, шулай ук көнкүреш калдыклары һәм корыган үлән яну белән бәйле 787 очрак теркәлгән. Янгын сүндерүчеләр тырышлыгы белән 132 кешене коткарып калганнар. Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Янгыннарның 46 проценты шәхси һәм күп фатирлы торак йортларда чыккан. Марттан июнь аена кадәр янгыннар аеруча күп теркәлүен искәртергә кирәк. Әлеге чорда 588 янгын очрагы теркәлгән, ут белән көрәшүчеләр каты көнкүреш калдыкларын – 239, корыган үләнне сүндерергә 101 мәртәбә барган», - дип искәртте ул.

Узган елда Казанда чыккан янгыннарда 112 кеше зыян күргән, 34е һәлак булган. Якты дөнья белән хушлашучыларның яки янгын чыгуда гаепле затларның күпчелеге исерек булган.

Тимерханов ут белән саксыз эш итү, балаларның ут белән шаяруы һәм төзек булмаган көнкүреш техникасын куллануны 2019 елдагы янгыннарның төп сәбәбе дип атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100