news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Нагорныйда үлем очрагы булган һәлакәттәге бензовоз йөртүчесен тоткарлаганнар

Һәлакәттә гаепле 36 яшьлек ир-ат исерек килеш руль артында йөргән өчен март аенда хокукыннан мәхрүм ителгән.

Казанда Нагорныйда үлем очрагы булган һәлакәттәге бензовоз йөртүчесен тоткарлаганнар
скриншот

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда Нагорный бистәсендә кичә үлем очрагы булган һәлакәтнең гаепле бензовоз йөртүчесен тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичә Нагорный бистәсендә ярымприцеп-цистерналы «МАЗ» автомобиле йөртүчесе идарәне үти алмаган. Нәтиҗәдә, ярымприцеп каршы як полосага чыгып киткән һәм анда «Фольксваген» белән бәрелешкән. Каты бәрелешүдән җиңел машина «ГАЗель»гә ыргытылган.

Юл-транспорт һәлакәтендә 61 яшьлек иномарка йөртүчесе һәлакәт урынында үлгән. Авария урыныннан зур йөк машинасы йөртүчесе качып киткән. Шунлыктан шәһәрдә «Тотып алу» планы игълан ителгән иде.

Шул ук көнне кич белән юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешене тоткарлыйлар. Ул 2019 елның мартында исерек хәлдә машина йөрткән өчен хокукыннан мәхрүм ителгән 36 яшьлек Казан кешесе булып чыга.

Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

«Татар-информ» элек кичә иртә таңнан Нагорный бистәсендә «Фольксваген»ның бензовоз белән бәрелешүен, иномарка йөртүчесе һәлак булганлыгын хәбәр иткән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100