news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан үзәгендә иномарка өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергән

Шаһитлар сүзләренә караганда, пенсионер ханым светофорның тыелган сигналы вакытында юл аша чыгарга уйлаган.

Казан үзәгендә иномарка өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергән
скриншот

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә чит ил машинасы 79 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.

Бүген иртәнге сәгать тугызларда Гоголь һәм Карл Маркс урамнары чатында өлкән яшьтәге хатын-кыз «КИА» көпчәге астына эләгә.

Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сүзләренә караганда, пенсионер ханым юлны светофорда кызыл ут янганда чыгарга җыенган, ә иномарка йөртүчесе кинәт барлыкка килгән җәяүлене бәрдермәс өчен туктап өлгерә алмаган.

«Авариядә хатын-кыз умрау сөяген сындырган һәм аяклары сыдырылган. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озаттылар», - диделәр ЮХИДИдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100