news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда метанол белән агуланган студентларның берсе үлгән

Комада ятучы кыз бүген иртән вафат булган.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда метанол белән агуланган студент кыз хастаханәдә вафат булган. «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы шул хакта хәбәр итте.

Кыз бик авыр хәлдә була, ул комада ята. Табиблар аның тормышы өчен көрәшә, кызганычка каршы, аны коткара алмыйлар. Ул бүген иртән үлгән.

«Кызганычка каршы, бер пациентны коткарып булмады, табиблар тырышлыгына карамастан, ул үлде. Табиблар бу көннәрдә хастаханәдә яшәде һәм аның яныннан китеп тормады диярлек», — диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Узган сишәмбедә Казанда 13 студент метанол белән агуланып, хастаханәгә эләгә. Яшьләр туган көн бәйрәм иткәч, шундый хәл килеп чыга, дип хәбәр иткән идек.

news_right_1
news_right_2
news_bot