news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ягулык салу станциясендә берничә машина бәрелешкән, ике кеше зыян күргән

Алты автомобиль җимерелгән авария бүген иртән Кама Тамагы бистәсеннән чыгу юлында булган.

Татарстанда ягулык салу станциясендә берничә машина бәрелешкән, ике кеше зыян күргән

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ягулык салу станциясенә килгән җиңел машина йөртүче аркасында күмәк авария булган, ике кеше зыян күргән. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итә.

Бүген иртән Кама Тамагы бистәсе янындагы трассада 15нче модельле «Лада» йөртүчесе зур тизлектә җиңел машинага килеп бәрелгән. Көчле бәрелүдән соң соңгысы әйләнеп капланган. Шуннан соң «Лада» шоферы ягулык салу станциясенә килеп кергән һәм дүрт автомобильне бәрдергән.

Һәлакәттә ике кеше җәрәхәт алган, алты автомобиль җимерелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100