news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирустан ике кеше үлгән

Covid-19 инфекциясе тарала башлаганнан бирле, республикада барлыгы 126 кеше әлеге авыру корбаны булды.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирустан ике кеше үлгән
Михаил Захаров

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Үлүчеләрнең берсе — 1962 елда туган ир-ат. Аны хастаханәгә китергәндә яңа коронавируслы инфекция пневмония белән катлауланган булган. Пациентның хәле йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе аркасында начарланган.

1972 елда туган ир-атны хастаханәгә пневмония белән салалар. Пациентның хроник авырулары булган, дәвалау сулыш алу җитешсезлеге аркасында катлауланган.

Коронавирус тарала башлаганнан бирле республикада әлеге инфекциядән барлыгы 126 кеше үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100